Бик яратып туган телем,
Мин укытам мәктәптә.
Фәнни- техник чаралар да
Кулланамын әлбәттә.
Компьютер, интерактив такта
Бик мөһим безнең эштә.
Балаларга да, безгә дә
Бик уңай ул дәрестә.
Үзгәрәбез, эзләнәбез-
Замана шулай куша.
Академиклар үстерәбез
Дөньялар имин торса.